Зәйдә укучыларга медицина өлкәсе һөнәрләрен сайлауга төпле юнәлеш бирелә
Зәй үзәк дәваханәсендә яшьләр арасында профориентация буенча чаралар үткәрү, һөнәр үзенчәлекләре турында сөйләү актив алып барыла.
Бу көннәрдә генә шәһәр мәктәпләре укучылары өчен Татарстанның медицина көллиятләренә укырга керү һәм уку турында тулы мәгълүмат алу, үзәк дәваханәне табиблары һәм фельдшерлар белән аралашып, аларның көндәлек эшләре белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова, Казан, Әлмәт, Түбән Кама медицина көллияте җитәкчеләре Алексей Шулаев, Диләрә Бешимова, Равил Гарипов катнаштылар.
Хәзерге вакытта республикада 10 медицина көллияте эшләве билгеле, ә Зәй укучылары шуларның өчесе: Казан, Әлмәт һәм Түбән Кама көллиятләре турында тулы мәгълүмат алдылар.
Мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова очрашуга бу юлы төрле яшьтәге укучылар чакырылуын ассызыклады.
“Бүген монда 8, 9, 10, 11нче сыйныф укучылары, шунысы мөһим алар нәкъ менә медицина өлкәсе белән кызыксынучылар. Балалар әлеге һөнәр юнәлешен сайлау өчен рус теле, математикадан төп имтиханнардан тыш, биология һәм химиядән дә сынау үтәргә кирәген беләләр. Ә менә шәхсән уку йортлары белгечләре, табиблар белән очрашып үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алу мөмкинлеге алар өчен бик мөһим. Җанлы әңгәмә профориентация максатында кирәкле алым”, – диде ул.
Зәй үзәк дәваханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов та укучыларга мөрәҗәгать итеп киләчәк һөнәрне аңлы сайлауның әһәмиятен ассызыклады.
“Һөнәр кеше өчен мөһим, без күп вакытыбызны эштә үткәрәбез. Шуңа да укырга кергәндә диплом алу өчен генә түгел, ә аннары эш табып хезмәт кую, башкара торган эшеңнән тәм табып эшләү бик мөһим. Ә безнең медицина өлкәсе һөнәре кешеләр саулыгы сагында торучылар буларак аеруча җаваплы, монда хезмәтеңне яратып башкару, җаның белән бу эшкә берегү кирәк. Мин сездән шуны тулысынча аңлап һөнәр сайлавыгызны сорыйм”, – дип билгеләде ул.
Медицина көллиятләре белгечләре дә һөнәр сайлауга җитди карау кирәклегенә тукталдылар.
“Иң мөһиме, карьера баскычын нинди районда, нинди төбәктә, нинди җирдә туган булсагыз, шуннан башларга кирәк. Зур шәһәрләрдә яшь белгеч югалып калырга ихтимал, ә туган җирдә сезгә һәръяклап ярдәм итәргә әзерләр”, - диде Казан медицина көллияте директоры вазифасын башкаручы Алексей Шулаев.
Ә Түбән Кама медицина көллияте директоры Равил Гарифуллин белем бирү системасындагы үзгәрешләр турында сөйләде. “Сестринское дело” белгечлеге буенча уку 3 ел 10 айдан 2 ел 10 айга кадәр кыскартылган, бу һөнәрне тизрәк алырга һәм эшли башларга мөмкинлек бирә, ди белгеч.
“2026 елда безнең көллияттә ачылачак белгечлекләр арасында “Сестринское деле”, “Лечебное дело” белгечлекләреннән тыш “Профилактик стоматология” һәм “Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен медицина массажы” кебек белгечлекләргә дә укыту башланачак. Шуны бар, Түбән Кама көллияте – республикада күрмәүче һәм начар күрүче студентлар укучы бердәнбер уку йорты”, - дип тә өстәде ул.
Медицина уку йортларында белем алуга Зәй үзәк дәваханәсе белән максатчан килешү төзүчеләр дүрт яклы килешүгә кул куялар һәм укуны тәмамлагач өч ел дәвамында Зәй үзәк дәваханәсенә кайтып эшләргә тиешләр. Бу исә башлангыч чорда яшь кешегә эшле булу мөмкинлеге дә.
Зәй районына кайтып хезмәт итүче Сәвәләй авылы фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Ангелина Андреева бу уңайдан үз хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Соңыннан укучылар өчен үзәк дәваханә бүлекләре буйлап экскурсия оештырылды, табиблар, медицина персоналы белән аралашу үткәрелде. Очрашу укучыларда тирән эз калдырды. Мәсәлән, шәһәрнең 1нче мәктәбе IX сыйныф укучысы Дарья Гобәйдуллина тәэсирләре белән уртаклашып, бу аралашуның медицина юнәлеше буенча һөнәр сайлауда ныклы карарга этәрүен әйтте.
А.Яруллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев