Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә укучылар өчен Раштуа уеннары уздырылды

Раштуа бәйрәме алдыннан, Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә укучылар өчен “Рождественские забавы” уен программасы узды.

 Китапханәче Лилия Хафизова чарада катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, Раштуа атнасын бәйрәм итүнең борынгы йолалары һәм тагын ни өчен чыршының Раштуа символына әйләнүе турында сөйләде. Балалар бергәләп Раштуа турындагы табышмакларны чиштеләр, спорт эстафеталарында һәм “Кар ыргытучылар”, “Себеркедә очу” һ.б. конкурсларда актив катнаштылар. 
“Балалар кышкы каникуллары чорында яхшы кәеф, уңай хис-кичерешләргә баедылар һәм татлы сюрпризлар алдылар”, - ди китапханәче.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев