Зәйдә укучылар каникулда баянда уйнарга өйрәнә
31 октябрьдә Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында көзге каникул чорында балаларга баянда уйнау буенча мастер класс күрсәттеләр.
Яшүсмерләр баянчы Радик Әхмәтшиннан дәресләр алды. Ул яшьләрне ничек музыка уен коралы белән эш итәргә, ноталарны барларга өйрәтте. Соңыннан дәртле көйләр уйнап күңелләрне күтәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев