Зәйдә укучылар юрист белән очрашты
16 апрельдә Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә шәһәрнең 6нчы мәктәп укучылары катнашында «Яшьтәш» клубы эшчәнлеге кысаларында «Юрист — гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклаучы» дигән темага актуаль сөйләшү булды. Анда укучылар белән адвокатлар кабинеты адвокаты Татьяна Иванова аралашты.
«Әлбәттә, юрист һөнәре елдан-ел популярлаша гына бара, чөнки юридик хезмәтләргә ихтыяҗ арта. Проблемаларны белгечләр аша хәл итү традициясе акрынлап җәмгыятьтә тамырлана», — диде китапханәче Лилия Хафизова укучыларга һөнәрнең мөһимлегенә басым ясап.
Очрашу барышында Татьяна Николаевна үзе һәм эше турында сөйләде. Белгеч балигъ булмаганнарның нинди юридик җаваплылык тотуларын да атады.
«Балигъ булмаганнар нәрсә эшләсә дә ярый дигән сүз түгел, аларга карата да төрле җаваплылыкка тарту кулланырга мөмкин», — диде ул.
Шулай ук сөйләшүләрдә балигъ булмаганнарның хезмәтен, балигъ булмаган кулланучыларның хокукларын яклау, балигъ булмаганнарның гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләре дә күтәрелде. Очрашу азагында Татьяна Иванова абруйлы юридик югары уку йортларын, укырга керү өчен кирәкле фәннәрне, юрист башкара торган бурычлар спектрын һәм карьера үсеше перспективаларын атады.
«Адвокатура, минем карашка, перспективалы, иҗади, затлы һәм яхшы түләнә торган һөнәр», — дип аңлатты балаларга Татьяна Иванова.
фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев