Зәйдә укучылар ялга кайткан хәрбиләр белән очраштылар
Махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләр укучыларга хезмәтләре турында сөйләделәр.
3 майда Зәйнең “Яшьлек” яшүсмерләр клубында 4нче мәктәп укучылары һәм «Радость» үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар махсус хәрби операциядә катнашучы Зәй егетләре белән очраштылар. Район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев илебез иминлеге сагында торган егетләргә рәхмәт белдереп чыгыш ясады.
Әңгәмә эчкерсез шартларда узды, укучылар хәрбиләргә күп сораулар бирде. Мәктәп укучылары махсус хәрби операция зонасындагы якташларының хезмәте белән кызыксынды.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев