Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә укучылар белән террорчылыкка каршы чара үткәрелде

Бүген Зәйнең “Космос” кинотеатрында террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору буенча гражданлык позициясен формалаштыру, уяулыкка, җаваплылыкка өндәү максатыннан “Террорчылык – ул кешелеккә каршы явызлык” дип аталган чара узды.

 

-Бүгенге чара терроризмга каршы көрәштә бердәмлек күрсәтү көне кысаларында уздырыла. Аңа укучылар, яшүсмерләр чакырылды. Ахырдан алар өчен патриотик тәрбия бирү темасына фильм күрсәтеләчәк, - ди “Космос” киноучреждениесе методисты   Светлана Салмина.

Балалар каршында район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев чыгыш ясап, аларга таныш булмаган кешеләргә игътибар итəргə кирəклеге, интернетта чынбарлыкка туры килмәгән мәгълүматлар бик күп, телефоныгыз аша социаль челтәрләрдә утырганда сак булыгыз, дип мөрәҗәгать итте. Ул шулай ук балаларны өлкәннәрне, кечеләрне хөрмәт итәргә, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребезгә хатлар язарга чакырды.

Аннан балалар каршында район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Екатерина Ширшова чыгыш ясады.

-Сезнең, балалар, таныш булмаган кеше яныгызга килеп, төргәк яки тартманы каядыр илтеп куярга сораулары бар. Алар ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар, яшь кешеләр дә булырга мөмкин. Шундый хәл турыда сезгә кичекмәстән хокук саклау органнарына шалтыратып хәбәр итәргә яисә класс җитәкчегезгә әйтергә кирәк. Аннан балалар тарафыннан эчке эшләр бүлегенә  ялган шалтыратулар да теркәлә. Сак булыгыз, сез мондый шаяртулар белән үзегезне һәм әти-әниләрегезне авыр хәлгә куясыз. Аның өчен җаваплылык һәм штрафлар каралган,  - диде ул.

Чара әлеге темага фильм карау белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев