Зәйдә укучылар белән Сталинград сугышында җиңүгә 82 ел тулу уңаеннан чара узды
Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре «Җиңүгә кадәр 100 көн» акциясе кысаларында 1нче мәктәпнең VIII сыйныф укучылары өчен «Сталинград батырлыгы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр.
1943 елның 2 феврале тарихка Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак керде.
«1942 елның 17 июлендә Сталинград өчен канкойгыч көрәш башлана. Укучылар Сталинград өчен көрәшнең 200 көн һәм төн дәвам итүен, Совет гаскәрләренең батырлыгы гына сугыш барышын үзгәртергә мөмкинлек бирүен белделәр», — ди музейның кече фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.
Зәебездән дә күп сугышчылар Сталинград сугышында дошманны җиңүгә үз өлешен керткән. Советлар Союзы Герое Николай Майков, Леонид Мачтаков, А. Невский ордены кавалеры К. Габитов, П. Краснов, М. Тарасов һәм башкалар. Зәйдә легендар сугышта катнашкан бүгенге көндә исән булган бердәнбер ветеран — Леонид Мачтаков.
Леонид Яковлевич 1942 елда Вилен пехота училищесын тәмамлаганнан соң сугышка алына. 1942 елның ноябрендә 279нчы укчылар дивизиясе составында Сталинградка җибәрәләр. Декабрь аенда һөҗүм башлана, анда Леонид Яковлевич та катнаша. Ул Луганскка кадәр барып җитә, биредә яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң 57нче армия составында Курск дугасындагы сугышта катнаша һәм тагын яралана. Терелгәннән соң яңадан хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.
Леонид Яковлевич Украина, Румыния, Болгария, Югославияне азат итүдә катнашып, Венгриягә кадәр барып җитә.
Ветеран II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен», «Сталинградны саклаган өчен» медальләре, Югары баш командующий Иосиф Сталинның грамоталары белән бүләкләнгән.
фотолар музейдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев