Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә укучылар белән ришвәтчелеккә каршы көрәш турында сөйләштеләр

Бүген Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре 3нче мәктәпнең IX сыйныф укучылары өчен коррупциягә каршы көрәш буенча чара уздырдылар.

 “Әлеге чараның максаты - укучыларда коррупциянең нәрсә икәнлеге турында күзаллау формалаштыру, коррупциянең килеп чыгу сәбәпләре һәм аңа каршы көрәш буенча хөкүмәт чаралары белән таныштыру, укучыларда үз фикерләрен әйтү һәм аны дәлилләү сәләтен үстерү”, - ди музейның фәнни хезмәткәре Алсу Шаһабиева.                                                                                    

Чара барышында коррупция, аның билгеләре һәм килеп чыгу сәбәпләре турында әңгәмә алып барылды. Балалар коррупциянең зыяны турында ачык мәгълүмат алдылар. Намуслылык, үзеңдә бу уңай сыйфатны ничек саклап калу турында да сөйләштеләр. 

“Намуслылык җиңгән, ришвәтчелеккә урын калдырмаган ситуацияләрне карадык. Укучылар коррупциягә каршы көчле көрәш алып барылуын, кечкенәдән намуслы һәм гадел булсак, без аны җиңә алачагыбызны аңладылар.   Иң мөһиме шунда, алар коррупциянең нинди зыян китерүен һәм аның белән ничек көрәшергә мөмкин булуын аңладылар”, - ди Алсу Шаһабиева.

Фото музейдан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев