Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә балалар белән янгыннарны кисәтү эше алып барыла

23 гыйнварда “Космос” кинотеатрында Зәйнең 2нче мәктәбе укучылары белән янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр.

Район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева укучыларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыру, янгын вакытында үзеңне дөрес тотарга, янгыннан саклана белергә өйрәтү, утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуын аңлату максатыннан әңгәмә корды. Әңгәмә барышында балалар утның дус та,  дошман да булуын белделәр. Шулай ук бозда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында да сөйләшү булды.

Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев