Зәйдә уку алдынгылары, мәдәният,спортта зур уңышлары булган балалар Чыршы бәйрәменә җыйналды
Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда уку алдынгылары, актив укучылар өчен традицион муниципаль “Чыршы бәйрәме” үтте. Анда шәһәр-районнан иң-иң булган 500 укучы чакырылган иде.
Район башлыгы Разиф Кәримов аларга алга таба да һәрчак алдынгылар булып яшәргә нәсихәт бирде.
- Без шәһәр-районда һәр баланың талантын үстерү мөмкинлеге өчен шартлар тудырырга тырышабыз. Ә сез менә шулай һәр эштә алдынгылар булып безне сөендереп торыгыз. Кызыксындырган юнәлешләрдә зур уңышларга ирешегез. Сезнең әти-әниләрегез, абый-апаларыгыз район үсеше өчен оешма-предприятиеләрдә тырышып хезмәт куя, сез аларның лаеклы алмашчылары булып үсәрсез дип ышанабыз. 25 декабрь көнне әле Татарстан Республикасы Рәисе чыршы бәйрәменә дә без бертөркем балаларны юллыйбыз. Алар нигездә әтиләре хәрби зонада ил иминлеге өчен көрәшүчеларнең балалары. Барыгызга да бүген ил сагында булучылар кебек Ватан патриотлары булып үсүегезне телим, - диде ул укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Соңыннан Разиф Галиевич, төрле юнәлешләр буенча иң-иң булган 13 укучыга махсус сертификатлар тапшырды. “Уңышлар буыны” (“Поколение успеха”) номинациясендә балалар иҗат йортында шөгыльләнүче Лилия Мөхәммәтдинова, 7нче мәктәптән Артем Белышев, 2нче мәктәп укучылары Ариана Федорова, Ярослав Садыйков, 4нче мәктәптән Тимур Куприянов бүләкләнделәр.
“Фәндә беренче адымнар” (“Первые шаги в науке”) номинациясендә Виктория Тимофеева (6нчы мәктәп), Ярослав Алчин (балалар иҗат йорты), Алиса Кубышкина (укучыларның кече фәннәр академиясе) сертификатларга ия булдылар. “Талант һәм иҗат” (“Талант и творчество”) номинациясендә Камилә Шәйхетдинова (балалар иҗат йорты), Кристина Соловьева (2нче мәктәп), Валерия Рыжова (балалар иҗат йорты), Мария Сосенкова (6нчы мәктәп), Полина Макарова (балалар иҗат йорты) тәбрикләнделәр.
Чыршы бәйрәме матур чыгышлар, балалар катнашындагы шоу-тамаша, “Энергетик” Мәдәният сарае сәнгать әһелләре әзерләгән театраль тамаша белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев