Зәйдә «Уймак кыз» бакчасыннан 15 баланы яшь янгын сүндерүчеләр дружинасына кабул иттеләр
Зәйнең «Тату гаилә» балалар бакчасында әһәмиятле чара узды.
Яшь янгын сүндерүчеләр дружинасына сабыйларны кабул итү тантанасына район янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшләре бүлеге өлкән дознавателе Лилия Писарева һәм ирекле янгын сүндерү җәмгыятенең Зәй участогы башлыгы Любовь Асташина чакырылган иде.
Чара барышында балалар табышмакларга, янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча сорауларга җавап бирделәр һәм хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
Шуннан соң балалар ант бирделәр һәм аларга тантаналы төстә яшь янгын сүндерүче таныклыгы тапшырдылар. Инспекторлар аларны тормышларындагы шундый мөһим вакыйга белән котладылар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча әңгәмә уздырдылар.
Чара азагында малайлар һәм кызлар истәлекле сувенирлар һәм янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәләр алдылар.
Фотолар район янгын күзәтчелеге хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев