Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Участок социаль хезмәте» программасы буенча семинар узды

Семинарда Зәй, Менделеевск, Бөгелмә һәм Чирмешән районнарының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре мөдирләре һәм белгечләре катнашты.

Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү, эшнең алдынгы тәҗрибәсен тарату һәм социаль инновацияләрне үстерү максатында стажировка мәйданчыклары булдырылды.

«Участок социаль хезмәте» программасы буенча гамәлдәге стажировка мәйданчыкларының берсе Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге базасында эшли.

19 апрельдә стажировка мәйданчыгы кысаларында чираттагы семинар-практикум оештырылды. Очрашуда Зәй, Менделеевск, Бөгелмә һәм Чирмешән районнарының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре мөдирләре һәм белгечләре катнашты.

«Семинарда гаилә иминлеген профилактикалау, бердәм ведомствоара статистика алып бару, социаль хәвефле хәлдәге гаиләләрне һәм балаларны социаль тәэмин итү программаларын гамәлгә кертү һәм куллану, социаль тернәкләндерүнең инновацион технологияләре нигезендә ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре кабул ителде», -ди «Радость» үзәге белгече Ирина Грузинцева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев