Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Участок социаль хезмәте» программасы буенча семинар узды

Агымдагы елда Татарстан социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләренең һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү, эшнең алдынгы тәҗрибәсен тарату һәм социаль инновацияләрне үстерү буенча стажировка мәйданчыклары булдырылды.

15 февральдә «Участок социаль хезмәте» программасы буенча Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә беренче семинар оештырылды. Анда Зәй, Мөслим, Сарман, Тукай һәм Минзәлә районнарының гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекләре мөдирләре һәм белгечләре катнашты.

-Стажировка кураторы «Участок социаль хезмәте» формалашу моделен тәкъдим итте, практиканы оештыру һәм норматив-хокукый яклар, гаиләләр, балалар белән эшләү рәвешләре белән таныштырды. Шулай ук балалы гаиләләргә һәм социаль участокларда социаль-педагогик һәм социаль-психологик ярдәм күрсәтү, «Участок социаль хезмәте» эшчәнлеге кысаларында документлар рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштык, — ди «Радость» үзәге белгече Ирина Грузинцева.

Көннең икенче яртысында стажерлар территориаль участокның консультация пунктлары базасында «Гаилә мирасы» программасы буенча дәрестә катнашты. Ахырдан стажировка узучыларга сертификатлар тапшырылды.

Фотолар «Радость» үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев