Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Тылсымлы гипс» инклюзив остаханәсе проектының йомгаклау күргәзмәсе узды

“Гаилә” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәй муниципаль районында өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән системалы эш алып барыла. Мәсәлән, 2025 елның ноябрь – 2026 елның гыйнварында Зәйдә “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан «Тылсымлы Гипс» инклюзив остаханәсе» социаль проекты гамәлгә ашырылды. Һәм проектның тантаналы йомгаклау күргәзмәсе булды. «Шәп күршеләр» конкурсы ярдәмендә узган чара авторларны һәм партнерларны җыйды.

Проектта 76 кеше катнашты, 8 мастер-класс һәм 1 йомгаклау күргәзмәсе үткәрелде, проектны гамәлгә ашыру чорында 160тан артык эш әзерләнде, социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында 9 мәкалә бастырылды.

Катнашучылар яңа күнекмәләр генә түгел, үз көчләренә ышаныч та алдылар, бу алга таба җайлашу өчен нигез булып тора.

Анкета нәтиҗәләре буенча катнашучыларның (һәм аларның законлы вәкилләренең) 90% ы эмоциональ халәтнең шактый яхшыруын, борчылуның кимүен һәм үз-үзеңә бәя артуын билгеләп үтте.

Проект инвалид кешеләрнең җәмгыятьнең талантлы һәм актив әгъзалары буларак уңай образын формалаштыруга ярдәм итте.

Ә тантаналы йомгаклау күргәзмәсе зур эшнең кульминациясе булды. Физик мөмкинлеге чикле  катнашучылар  һәм аларның остазлары ике ай эчендә гипс белән беренче танышудан алып тулы кыйммәтле сәнгать әсәрләре иҗат итүгә кадәр юл үттеләр. Тамашачылар хөкеменә төрле экспонатлар: яктылык һәм җылылык белән тулган нәфис шәмдәлләр, поднослар,  хайван сыннары һәм авторлык сувенирлары тәкъдим ителде. Һәрбер эшнең үз тарихы бар, аны авторлар үзләре горурланып сөйлиләр. Күргәзмәдә эшләрнең бер өлешен генә күрсәттеләр, эшләрнең бер өлешен мастер-классларда катнашучылар өйләренә алып кайтып, якыннарына бүләк итәләр.

«Бу эшләнмәләр күргәзмәсе генә түгел. Бу җиңү, абруй һәм шатлык күргәзмәсе.  Монда бер генә очраклы линия дә юк. Һәр форма артында-тырышлык, һәр эш артында — хис-кичерешләр» - дип билгеләп үтте проект җитәкчесе.

Эш авторлары, беренче тапкыр чын рәссамнар ролендә чыгыш ясадылар. Аларның күбесе өчен бу көн аларның талантын ачыктан-ачык тану көне булды.

Проектның төп партнеры «Шәп күршеләр» конкурсы булды, аның ярдәме белән «Пятерочка» кибете вакытлыча иҗади лабораториягә әверелде, ә хәзер аның нәтиҗәләрен бөтен шәһәр күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев