Зәйдә «Тылсымлы гипс» инклюзив остаханәсе» проектына старт бирелде
«Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә күңелле вакыйга — “Тылсымлы Гипс” инклюзив остаханәсе” проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең беренче утырышы булды.
Әлеге проект «Шәп күршеләр» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
Чарада шәһәрдә инвалидларны иҗади тернәкләндерү һәм социализацияләү өчен уникаль пространство булдыру буенча эшнең башлануы билгеләп үтелде.
Утырышта катнашучылар проектның юл картасы турында фикер алыштылар һәм җаваплылык зоналарын бүлделәр, максатчан аудитория билгеләнде. Остаханә инвалидлыкның төрле формалары булган, шул исәптән менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен эшләячәк. Көндезге бүлектә социаль адаптациягә мохтаҗ өлкәннәр белән эшләүгә аерым басым ясалачак.
Катнашучылар гипс белән эшләү нигезләрен, интерьер предметларын ясауны, әзер әйберләрне бизәүне, иҗади мастер-класслар һәм финал тематик күргәзмәсен үз эченә алган дәресләр эшләргә тәкъдим иттеләр.
Утырышта шулай ук матди-техник җиһазлау планы һәм гипс белән эшләү өчен махсуслаштырылган җайланмалар сатып алу турында фикер алыштылар.
Беренче мастер-класслар ноябрь ахыры - декабрь башында старт алачак.
«Тылсымлы гипс» инклюзив остаханәсе» проекты - шәһәрдә тигез мөмкинлекләр җәмгыятен булдыруга реаль адым, анда кешенең кыйммәте аның физик чикләүләр белән түгел, ә иҗат итү теләге белән үлчәнә.
Фотолар “Радость” үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев