Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә тыл ветераннарына «Җиңүгә — 80 ел» медальләре тапшырылды

Бүген Зәйдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашу уңаеннан сугыш елларында тылда тырыш хезмәт куйганнарга юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды.

Өлкән буынга рәхмәт сүзләрен җиткереп истәлекле күкрәк билгеләрен район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча комиссия рәисе Юрий Камалтынов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов, Айдар Метшин, ТР Хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин тапшырдылар. 

«Сез Бөек Ватан сугышында яу кырындагыларга ныклы терәк булган, яшүсмер килеш кырларда иген үстергән буын. Җиңү көнен якынайтудагы тиңдәшсез өлешегез өчен зур рәхмәт сезгә. Өстәвенә әле сез сугыштан соңгы елларда илне күтәрүче төп көч тә булгансыз. Һәрберегез районның социаль-икътисади үсеше өчен күп хезмәт куйган кешеләр », - диде Разиф Галиевич.

Олег Морозов та аның сүзләрен куәтләп, әле бүген дә хезмәт ветераннарының батыр улларның әбиләре булуларын искәртте. 

"Бүген дә безнең ветераннар фронттагы оныкларына туган җирне ярату үрнәге булып, алар өчен рухи терәк күрсәтеп изге догада торалар. Сезнең хезмәт сөючән мирасыгыз бүгенге буында дәвам итә", - дип ассызыклады ул.

Юбилей медальләрен Фәһимә Әминова, Люция Шәрипова, Мария Зотова, Миңнеәсма Хафизова, Миңнурый Әхмәтова, Мөнәздәһә Халикова алдылар. Тантаналы чара «Энергетик» Мәдәният сарае фойесында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев