Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә “Тукай укулары” XIII төбәк фәнни-практик конференциясе узды

Быелгы “Тукай укулары” Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр, Зәйдә Халыклар дуслыгы һәм тынычлык елы кысаларында узды.

Конференциядә  шәһәр-районнан һәм республика районнарыннан укучылар катнашты.
Конференцияне ачу тантанасында 6нчы мәктәп директоры Венера Исрафилова барлык катнашучыларга уңышлар теләде.

-Кадерле укучылар, хөрмәтле катнашучылар, барыгызның да күңелендә әлеге конференция бары тик уңай тәэсирләр генә калдырсын. Сезнең бирегә килүегез – үзе бер җиңү. Сез булдырачаксыз! - диде ул.

Конференциядә I-XI  сыйныф укучылары катнашты. Укучылар өч секциягә бүленеп эшләде. 1нче секциядә - гуманитар белемнәр, 2нче - секциядә филология, 3нче секциядә “Фәндә беренче адымнарым” юнәлешләре буенча эшләделәр. 

Конференция ике этапта узды. Беренче этапта читтән торып катнашып җиңү яулаучылар икенче этапка 6нчы мәктәпкә җыелды. 
“Татар теле. Татар әдәбияты” секциясендә VII – XI сыйныф укучылары үзләренең фәнни хезмәтләрен яклады. Югары квалификацияле белгечләрдән торган жюрига – Чаллы институты доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлчәчәк Патенко, Чаллы университеты доценты, социология фәннәре кандидаты Нәзирә Могыйнова, “Зәй офыклары” газетасы корреспонтенты Фәннур Миннекәев, Чаллы технология техникумы укытучысы Эльмира Гафиятуллинага җиңүчеләрне сайлау җиңел булмады. 

Зәй шәһәренең 5нче мәктәп укучысы Зарина Нуруллина “Татар һәм рус фольклорында бишек җырлары” темасына  фәнни-практик эшен тәкъдим итте. Заринаның сөйләме чиста, теманы тулысы белән ачты, сорауларга тулы һәм ачык итеп җавап бирде. Жюри бертавыштан Зарина Нуруллинаны җиңүче дип тапты. 

1нче мәктәпнең VIII  сыйныф укучысы Фидан Насыйров “Татар язучылары әсәрләрендә – халкыбызның күңел байлыгы”, 6нчы мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Алия Нәбиуллина “Гаиләм – горурлыгым”, 6нчы мәктәпнең IX  сыйныф укучысы Динара Мозафарова “Толерантлык – тынычлыкка юл”, шулай ук 6нчы мәктәпнең IX укучысы Кристина Абрамова “Горурланырлык кешем бар”  темасына чыгыш ясап, призер булдылар. Укучыларны фәнни конференциягә район татар теле укытучылары Гөлия Абдукаева, Лениза Хәйретдинова, Миләүшә Миңнегулова, Раушания Нәбиуллина һәм Миләүшә Нәҗметдинова әзерләде.
«Тукай укулары» XIII төбәк  фәнни-практик конференция югары дәрәҗәдә узды. Бүләкләү тантанасында катнашучыларның барысына да Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Роза Илалтдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев