Зәйдә тугызынчыны тәмамлаучы 507 укучы имтиханнар тапшыра
Быел Зәй мәктәпләрендә тугызынчы сыйныфны 507 укучы тәмамлый.
Хәзер аларның “урак чоры”, балалар төп дәүләт имтиханнары бирә. Сынаулар инде 21 майдан башланды. Бүген тугызынчыны тәмамлаучылар биология, информатика, җәмгыять белеме, химиядән имтихан тота.
Имтиханнар катгый таләпләрне үтәп, тиешле нориативларны күздә тотып оештырыла, диләр мәгариф идарәсендә. Төп фәннәр булган математиканы – 3 июньдә, рус телен – 9 июньдә тапшырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев