Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә тугыз катлы йортта иске лифт заманчага алыштырылды

Быел Зәйдә Яңа шәһәрдә Җиңү проспектындагы 1/10 йортында иске лифт федераль программа буенча заманчага алыштырыла.

— Яңа шәһәрнең 12 тугыз катлы йортында 36 лифт бар, шуларның 32се заманчага алыштырылды. Киләсе елда Җиңү проспектындагы 1/26 йортта лифт яңартылачак. 1/28 йорт чиратта тора. Бу эш төрләре кыйммәт. Мәсәлән, 1/10 йортта өч лифтны алыштыру өчен 10 млн 933 мең сум акча кирәк, шуңа күрә теләсәк тә, берьюлы берничә йортны программага кертә алмыйбыз. Бу эш 2007 елдан этаплап алып барыла, — ди «Тугыз кат» торак милекчеләре ширкәте рәисе Надежда Бардина.

Лифтлар 25 ел эксплуатацияләнгәннән соң яңартылырга тиеш. Безнең шәһәрдә лифтларга Чаллының махсус предприятиесе хезмәт күрсәтә. 10 июльдә подряд оешмасы хезмәткәрләре ремонт эшләренә керешкәннәр һәм хәзерге вакытта эшләр инде тәмамлану стадиясендә.

— Яңа лифт урнаштыру эшләре тәмамланды. Хәзерге вакытта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башкарыла, яңа лифтлар заманчарак һәм энергияне саклый, — ди тәҗрибәле монтажчы Максим Щербаков.

Йортның өске катларында яшәүчеләр әлегә баскычтан җәяү күтәрелергә мәҗбүр, әмма алар зарланмый һәм лифтның эшләп китүен түземлек белән көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев