Зәйдә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә
Зәйдә бәйрәм чаралары башлану сәбәпле шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлованың махсус карары чыкты.
Әлеге 284нче санлы документ нигезендә 13 декабрьдә иртәнге сәгать 8дән 14 декабрьнең иртәнге сәгать 8нә кадәр Яңа шәһәрнең Ефимов урамында транспорт чаралары йөрешенә вакытлыча чикләүләр кертелә. Бу 13 декабрьдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында үзәк чыршы ачылуга багышланган тамаша белән бәйле рәвештә юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында эшләнә.
Шулай ук Ефимов урамында транспорт хәрәкәтенә чикләүләр быелның 24 декабрендә иртәнге сәгать 8дән 2026 елның 12 гыйнваренда иртәнге сәгать 9га кадәр кертелә. Бу вакыт аралыгында да ял паркындагы үзәк чыршы янында төрле чаралар оештырылу сәбәпле, кешеләрнең монда күпләп йөрүен күздә тотып, куркынычсызлыкны тәэмин итү карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев