Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә транспорт объектларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе каралды

4 августта район башлыгы Разиф Кәримов террорчылыкка каршы комиссия утырышы үткәрде. Анда районның транспорт инфраструктурасында иминлекне тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәдә катнашучыларның игътибар үзәгендә шәһәр автостанциясе һәм тимер юл объектларында иминлекне көчәйтү чаралары булды. Утырыш барышында Разиф Кәримов кабул ителә торган чараларның мөһимлеген ассызыклады.

“Гражданнарның иминлеген тәэмин итү –  безнең уртак бурычыбыз. Барлык транспорт объектлары террорчылыктан саклануның иң кырыс таләпләренә туры килергә тиеш”, - диде ул.

Утырыш барышында җаваплы затларга конкрет йөкләмәләр бирелде, шул исәптән транспорт куркынычсызлыгы буенча белгечләр билгеләү, объектларны комплекслы тикшерү һәм кирәкле документларны эшләү. Шулай ук стратегик мөһим транспорт объектларында өстәмә саклау корылмалары урнаштыру турында карар кабул ителде. 

Разиф Кәримов барлык җаваплы затлардан эшләрне билгеләнгән срокларда төгәл үтәүне һәм башкарылган эшләр турында даими рәвештә хисап бирүне таләп итте. Барлык кабул ителгән карарларның үтәлешен тикшереп тору комиссия секретаре Татьяна Токмаковага йөкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев