Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә төзелеш объектларында эш барышы — җитди контрольдә

15 июньдә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов район һәм шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре белән шәһәрдә алып барылучы төзелеш, капиталь төзекләндерү объектларында булды. Һәр объектта подрядчы оешмалар вәкилләре белән киңәшмәләр үтте.

— Әлеге объектларда эш барышы даими контрольдә тора, килеп туган һәр мәсьәләне оператив төстә хәл итәбез. Кирәк очракта белгечләр, экспертлар җәлеп ителә. Подрядчы оешмалар сынатмый, эшләр графиклары үтәлә. Алар алдында торган төп бурыч — төзү-төзекләндерү эшләрен сыйфатлы итеп башкару, билгеләнгән вакытка файдалануга тапшыру, — диде Разиф Галиевич.

Беренче объект үзәк дәваханәнең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе булды. Биредә төзекләндерү эшләре «Татнефть» АҖ хәйрия фонды гранты хисабына алып барыла. Март аенда башланган эшләр инде ахырына якынлаша. Бина тулысынча үзгәртелде, түбә, электр, инженерлык челтәрләре яңартылды, бетон идәннәр җәелде. Хәзерге вакытта тышкы фасадны тышлау һәм кайбер эчке эшләр бара.

— Объект дүрт ашыгыч ярдәм бригадасына исәпләнгән. Диспетчерлык үзәге, ашханә, ял, юыну-киенү бүлмәсе, бәдрәф заманча уңайлы итеп эшләнде. Ашыгыч ярдәм машиналары өчен җылы гаражлар булдырылды. Хезмәткәрләргә уңайлы шартлар тудыру медицина ярдәме күрсәтү сыйфатында чагылыш табачак, — диде баш табиб урынбасары Вадим Усманов.

Татар гимназиясендә дә капиталь төзекләндерү эшләре соңгы этапта бара. Өченче, дүртенче катларда инде эшләр тәмамланган, хәзер аларда җиһазлар урнаштыру планлаштырыла. Ә икенче, беренче катларда эшләр яртылаш төгәлләнгән.

— Бүген эшче киңәшмәдә гимназия коймасының бизәге, бинага керү өлеше һәм акцент диварларының декоратив орнаментлары, бинаны төнлә яктыртып милли бизәкләр белән бизәү вариантлары сайланды, — диде «Твой дом» төзелеш компаниясе директоры урынбасары Надежда Нәбиуллина.

Белем йортын 31 июльгә файдалануга тапшыру бурычы тора.

Барлык төзелеш-төзекләндерү объектлары арасында иң югары әзерлек яңа бассейнда. Ул 90 процент тәшкил итә. Инде вакытлыча куелган коймалар сүтелгән, хәзер әйләнә-тирәне төзекләндерү-яшелләндерү эшләре бара. Ә эчтә исә эшчеләр бассейн касәләрен соңгы этапта гидроизоляцияләү белән мәшгуль.

— Бүген яңа эш картасы имзаланды, территориягә җәеләчәк брусчатка төре сайланды. Графикка сыешабыз, — дип билгеләде подрядчы оешма «Фортекс» ҖЧШ участок башлыгы Артур Адамян.

Исегезгә төшерәбез, «Дулкын-Волна» бассейны шәһәрдә яңа дизайнлы иң заманча биналарның берсе буларак калка һәм ул — Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның зәйлеләргә шәһәребезнең 370 еллыгына бүләге.

Шәһәрнең 2нче мәктәбендә ашханәне төзекләндерү эше тулы куәттә алып барыла. Шунысы бар, биредә яңа заманча электр җиһазлары урнаштыру сәбәпле, электр куәтләрен дә арттырырга кирәк. Моннан тыш, түшәмне төзекләндергәндә түбәне җылытып тышлау ихтыяҗы да туган.

Чапаев һәм Таҗетдин Ялчыгол урамнарында да юлны үзгәртеп кору, яңа асфальт юл салу эше төгәлләнү алдында. Җиңү проспекты 1/04, 1/08, 1/10 йортлары, Ленин урамы 1А һәм 1Б йортлары ишегалларында «Безнең ишегалды» республика программасы буенча алып барыла торган эшләр дә тәмамланып килә.

— Барлык йорт ишегалларында кече архитектура формалары урнаштырылды, яңа бордюрлар куелды һәм юлга, тротуарларга асфальт җәелде, хәзер инде балчык китереп, яшелләндерү эшләре генә калып бара, — ди «Автострой» ҖЧШ директоры урынбасары Алексей Хөсәенов.

«Яшьлек» паркы уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия бәйгесе федераль гранты хисабына төзекләндерелә. Монда яктырту, су сибү системаларын монтажлау төгәлләнеп килә. Скейт, велосипед, скутерларда фигуралы йөрү өчен памп трек әзер. «Татмелиоводстрой» ҖЧШ эшчеләре бетон эшләрен башкаруга, брусчатка җәюгә керешергә әзерләнәләр. Әмма электр, суүткәргеч салынган траншеялар әлегә күмелмәгән. Моның озакка сузылуы биредәге агачларга тискәре тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа күрә подрядчыларга җитди кисәтү ясалды.

— Гомумән, барлык объектларда да эшләр график нигезендә бара, әмма илдә цементка кытлык булу сәбәпле, объектларны бетон белән тәэмин итүдә өзеклекләр булырга мөмкин. Барлык подрядчы оешмалар тоткарлыксыз эшләү өчен бетон җитештерүче заводлар белән сөйләшүләр алып бара, сынатмаслар дип уйлыйбыз, — дип киңәшмәне йомгаклады район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев.

Район башлыгы объектларда эш барышын тикшерү киләсе атнада да планлаштырылуын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев