Зәйдә «Тормышка таба 10000 адым» акциясе үтте
25 июньдә Зәйдә Яшьләр көненә багышланган «Тормышка таба 10000 адым» Бөтенроссия акциясе узды.
Ел саен акциядә Россиянең 700дән артык торак пунктыннан миллионнан артык кеше катнаша. Акциянең төп максаты — сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен пропагандалау, халыкның физик активлыгын арттыру, сәламәтләндерүнең табигый ысулларын үстерү.
Өлкән буын вәкилләре, яшьләр һәм балалар Ринат Фәрдиев исемендәге паркка җыелдылар. «Тормышка таба 10000 адым» акциясендә катнашучылар
ял паркының матурлыгына сокланып, бер-берсе белән аралашып парк буйлап атладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев