Зәйдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне күпчелек электрон рәвештә башкартуга йөз тотыла
Цифрлаштыруга йөз тоту максатында, торак – коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне электрон форматта башкартуны тагын да активлаштыруны күздә тотып 1 апрельдән “Татэнергосбыт” АҖнең Зәйдәге офисында акчалата түләүләр кабул итү кассасы ябыла. Бу уңайдан без халык өчен тулы аңлатма бирүен сорап, Зәйдәге офис җитәкчесе Руслан Хаҗиповка мөрәҗәгать иттек.
- Руслан Хәнәфиевич, бу карарның кабул ителүенә тукталсагыз иде?
- Агымдагы елның 1 апреленнән безнең “Татэнергосбыт” бинасындагы акчалата түләүләрне кабул итү кассасы ябыла. Әлеге юнәлеш безнең акционерлар җәмгыяте системасында инде күптән бара. Республиканың 41 муниципаль район үзәге һәм шәһәрләрендә булган кассалар инде ябылды, Зәйдәгесе соңгысы. Әлеге алым республикада тулаем алганда торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләрдә кыенлыклар тууны күрсәтми, ә кешеләрне электрон юл белән түләүләр башкарырга активлаштыра. Бер тапкыр электрон рәвештә түләүләрне башкаручы исә аның уңайлылыгын шунда ук сизеп ала, чөнки махсус вакыт алып офиска килергә һәм кассага чират торырга кирәк түгел. Үзеңә уңайлы булган тәүлекнең теләсә кайсы вакытында түләүләрне башкарырга мөмкин.
- Моңа кадәр зәйлеләр ни дәрәҗәдә электрон юл белән түләүләр башкара иде?
- 2024 елда торак-коммуналь түләүләре башкаруны күзәтү статистикасына күз салсак, ел башыннан азагына кадәр “Татэнергосбыт” офисында һәм почта аша акчалата түләүләр башкару дәрәҗәсе 7 процентка кимеде. Ә дистанцион каналлар аша түләүләр башкару дәрәҗәсе артты. Мәсәлән, безнең офис кассасында түләүләр 2024 елның гыйнварында барлык түләүләрнең 21 процентын тәшкил итсә, 2025 елның гыйнварына ул 16 процент булды.
- Ә электрон юл белән түләүне эшли алмаучы өлкән буын кешеләренә нинди ысуллар тәкъдим ителә?
- Безнең офиста “Ак барс” банк терминалы урнаштырылган. Әлеге терминал аша акча белән торак-коммуналь түләүләрен башкарырга мөмкин. Әгәр дә өлкән кеше кыенлыклар кичерсә, безнең хезмәткәрләр аларга ярдәм итә ала. Терминал аша түләү комиссиясез башкарыла. Шулай ук, теләгән һәркем “Россельхозбанк”, “Зенит”, “Ак барс” банкларда һәм аларның терминалларында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне акчалата һәм комиссиясез башкара ала. Моннан тыш, 2024 елның 1 июленнән үз көченә кергән 603нче Федераль Закон нигезендә ташламалы категориягә кергән гражданнардан, шул исәптән пенсионерлардан һәр төрле кредит оешмалары да түләүләр өчен комиссия алырга тиеш түгелләр. Шуңа бәйле рәвештә пенсия яшендәгеләр һәркайсы банкта торак-коммуналь түләүләрен башкарганда, пенсия таныклыгын күрсәтеп, түләүләрне комиссиясез башкара алалар.
- Уңайлы түләү алымнары турында аңлату ничек оештырыла?
- Безнең “Татэнергосбыт” офисы залында хезмәткәрләребез һәр клиентка аңлату эшләре алып бара. Хезмәткәрләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан түләү, “Татэнергосбыт” һәм “Ак барс” банк сайты аша түләүләр башкару турында һәркемгә җентекләп аңлаталар, күрсәтәләр. Зәйдәге акчалата һәм электрон түләүләр башкару каналлары турында махсус аңлатма буклетларны һәр клиентка бирәбез, алар үзләренә уңайлы булган алымнарны сайлый алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев