Зәйдә “Торак-2026” профилактик чарасы бара
Зәйдә янгыннарны кисәтү һәм ут чыгу нәтиҗәсендә килеп туган зыянны булдырмау максатларында, шулай ук «Торак-2026» кысаларында, янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре шәхси йортларга, күпфатирлы торак йортларга рейдлар үткәрә, кешеләр белән очрашып аңлату эшләре алып бара.
9 июньдә Зәй муниципаль районы буенча янгын куркынычсызлыгы хезмәте өлкән сорау алучысы Лилия Писарева һәм Зәй участогы башлыгы Любовь Асташина «Радость» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, тулы булмаган, күп балалы һәм авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә чыгып аңлату эшләре алып бардылар.
Очрашулар барышында кешеләр белән янгын куркынычсызлыгы чаралары турында әңгәмәләр үткәрелә, белешмәлекләр таратыла, мичләрне, газ һәм электр җиһазларын эксплуатацияләүнең төп кагыйдәләре искә төшерелә. Шулай ук автоном янгын хәбәрчеләренең булуы, аларның эшләве тикшерелә. Әлеге приборлар кешеләргә ут чыгуның башлангыч этабында ук белеп алырга ярдәм итә. Күп очракта кешеләр төтеннән агуланып та янгын булган урыннан чыга алмый калырга ихтималлар, ә янгын турында хәбәр итүче бу приборлар төтен чыга башлагач та көчле сигнал бирә. Шуның белән өйдәгеләрнең игътибарын җәлеп итә, ә кирәк булганда йоклап яткан кешеләрне уята, бу янгынны вакытында ачыкларга һәм аяныч нәтиҗәләрне булдырмый калырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев