Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә «Торак-2024» профилактик операциясе бара

Әлеге чара янгын чыгу очракларын булдырмауга, халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерүгә юнәлдерелгән.

Профилактик төркем составына район янгын күзәтчелеге һәм 88нче янгын сүндерү, эчке эшләр бүлекләре һәм социаль яклау хезмәткәрләре кергән.

Әлеге чара янгын чыгу очракларын булдырмауга, халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат исләренә төшерүгә юнәлдерелгән.

Статистикага күз салсаң, янгыннарның күбесе торак секторга туры килә. 2023 елда шәһәр-районда 147 янгын чыккан (2022 елда — 89), шуның 3сендә кешеләр һәлак булган.

—Янгын чыгу сәбәпләре күп төрле, әмма күпчелек очракта кеше факторына бәйле. Сүндерелми калган чәйнек, кәстрүл, уттан алынмаган электр җиһазы, электрүткәргечләр монтажлаган вакытта хаталар җибәрү, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге дә зур бәлагә китерергә мөмкин, — ди янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева.

Операция кысаларында белгечләр күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр, патронаж исәптә торучы ялгыз яшәүче өлкәннәр, хәмер белән мавыгучы затлар яшәүче йортларда була. Янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр үткәрелә, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшырылып, аңлату эшләре алып барыла.

Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев