Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә тимер юл кичүендә «Иминлек көне» узды

Тимер юллар хезмәткәрләре машина йөртүчеләр белән әңгәмәләр үткәрделәр һәм тимер юл кичүендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белешмәләр тараттылар.

Тимер юл кичүләре - юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәүне таләп итүче, куркыныч зур булган урыннар. Мондый урыннарда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу еш кына фаҗигага китерә.

Бәхеткә Круглое поле тимер юл карамагындагы юл кичүләрендә агымдагы елның 3 аенда юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. Бу хакта әлеге тимер юл кичүләрен контрольдә тотучы баш инженер Николай Васильев сөйләде.

- Тимер юл кичүләрендә машина йөртүчеләр өчен профилактик чаралар, аларны уяу һәм дисциплиналы булуга өндәү, әлеге урыннарда юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә чакыру максатында үткәрелә. Куйбышев тимер юлы территориясендә соңгы елда өч юл-транспорт һәлакәте булды, аларда биш кеше тән җәрәхәте алды, берсе вафат булды. Зәй районы территориясендәге тимер юл кичүләренә килгәндә, алар өчәү. Кичүләр барысы да юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге өчен кирәкле тавыш сигналы, шлагбаумнар һәм юл билгеләре белән җиһазландырылган. Кичүләрдә тәүлек әйләнәсе тимер юл хезмәткәрләре кизү тора. Алар поездларның куркынычсыз хәрәкәтен контрольдә тоталар. Зәй районында, бәхеткә, узган ел тимер юл кичүләрендә җитди кагыйдә бозулар теркәлмәде, бернинди дә һәлакәтләргә дә юл куелмады. Шулай да машина йөртүчеләр арасында кагыйдә бозулар юк түгел. Бу нигездә, поезд якынлашуы турында сигнал бирелүгә карамастан тимер юл аша үтәргә ашыгу белән бәйле. Шуңа күрә без акцияләр үткәреп, шоферларга поездны тиз генә туктатып булмаганын кабат-кабат искәртәбез. Сәгатенә 60-70 км тизлек белән хәрәкәт итүче поездны туктату өчен 600-700 метр ара кирәк. Локомотивның авырлыгы 500 тоннадан артык, ә йөк составы 5 мең тонна. Шуңа күрә ашыкмаска һәм хәрәкәт кагыйдәләрен бозмаска кирәк. Тимер юл хаталарны кичерми, - диде ул.

Бүген 128 нче «Зәй-Зыча» тимер юл кичүендә Россия тимер юллары хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә тимер юл кичүләрендә хәрәкәт итү һәм куркынычсызлык кагыйдәләре язылган белешмәләр тараттылар. Анда "Тимер юлны махсус билгеләнмәгән урыннан чыгу, тимер юл кичүендә ябык яки ябыла торган шлагбаум, юлны чыгуны тыючы светофор, кизү торучының сигналына игътибар итмичә тимер юл аша чыгу, шулай ук тимер юл кичүендә туктап калу 5000 сум административ штраф салу белән яный яки 3 айдан 6 айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителүгә китерә» – дип язылган.

20 мартта тимер юл кичүендә Лариса Дмитриева кизү торды. 25 ел дәвамында ул поездларның куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итә. Быелгы кышның карлы килүе аңа эшне шактый өстәгән.

- Безнең участокта 4 хезмәткәр кизү тора. Тәүлегенә биредән сигез меңгә кадәр автотранспорт чарасы уза. Безнең бурычка кышкы чорда юлларны кардан чистартып тору да керә. Быел менә бу уңайдан күп физик хезмәт күрсәтергә туры килде, - диде ул.

Айгөл Яруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев