Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Ялчыгол исемендәге үзәк мәчеттә ир балалар өчен җәйге курслар ачылды

Үзәк мәчеттә укучылар өчен җәйге мәчет каршындагы курслары башланды.

8 июньнән монда 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге 14 малай шөгыльләнә. Аларны ике педагог — Илдар хәзрәт һәм Динар хәзрәт укыта. Малайлар өчен уку 8 июньнән 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 

Курсларда балалар гарәп телен өйрәнәләр, Коръән укыйлар, Ислам нигезләрен, динебезгә  кагылышлы төрле темаларны өйрәнәләр. Көндәлек тәртип шундый: балалар өч дәрес укыйлар һәм уку көнен уртак дога белән тәмамлыйлар. Укудан тыш, малайлар вакытларын актив үткәрәләр: теннис, футбол уйныйлар һәм бер-берсе белән аралашалар. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый формат балаларга ислам турында белем алырга гына түгел, ә җәйге каникулларны күңелле һәм файдалы итеп уздырырга да ярдәм итә.

"Мәчет каршындагы җәйге курслар гарәп теле дәресләре яки Коръән уку гына түгел,  бу баланы гаджетлардан аерып алу, аңа җанлы аралашу бүләк итү һәм рухи-әхлакый тәрбиягә нигез салу мөмкинлеге. Бу яшьтә белем бирү генә түгел, исламның өлкәннәргә хөрмәт, намуслылык һәм яхшылык турында өйрәтүен дә  күрсәтү  мөһим. Без алар белән футбол уйнаганда яки тәнәфесләрдә чәй эчкәндә якынаябыз, димәк, безнең үгет-нәсихәтләрне алар яхшырак ишетәләр», ди укуларны оештыручылар. 

Кызлар өчен курслар аерым, ул – 22 июньнән 3 июльгә кадәр узачак.

фотолар мәчеттән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев