Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә террорчылыкны кисәтү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар

Террорчылыкка каршы комиссия рәисе уялыкны югалтмаска һәм барлык куркынычсызлык чараларын тәэмин итәргә чакырды.

21 августта Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә федераль иминлек хезмәте, эчке эшләр бүлеге, «Росгвардия», оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында террорчылыкка каршы комиссия һәм оператив төркемнең уртак утырышы булды.

Утырышта Шәһәр, Республика, Белем һәм террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек, Бердәм тавыш бирү көннәрен үткәрүгә әзерлек чорында террорчылык куркынычын кисәтү, иҗтимагый иминлекне һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү, террорчылык идеологиясенә һәм идеяләренә каршы көрәш эшчәнлеген оештыру, мәгариф өлкәсендә һәм яшьләр арасында неонацизм, террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча күрелә торган чаралар турында мәсьәләләр каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев