Зәйдә террорчылыкка каршы көрәш буенча өйрәнүләр үтте
29 августта районның барлык мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә “Объектка кораллы һөҗүм вакытында сак хезмәткәрләренең һәм белем бирү оешмалары хезмәткәрләренең гамәлләре һәм белем бирү оешмасы бинасына куелган шартлаткыч җайланманы нейтральләштергәннән соң башкарылырга тиешле гамәлләр” комплекслы сценариен эшләү буенча Бөтенроссия террорчылыкка каршы өйрәнүләр уздырылды.
Теоретик һәм практик өйрәнүләр 6нчы мәктәп базасында видеокамерага төшерелеп барылды, биредә үк ашыгыч медицина ярдәме, авария-коткару хезмәтләренә хәбәр салу күнекмәләре дә эшләнде.

Өйрәнүләрдә Зәй муниципаль районының террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, федераль куркынычсызлык хезмәтенең Зәй бүлеге белгечләре, хокук саклау органнары, мәгариф идарәсе, үзәк район дәваханәсе, янгын куркынычсызлыгы хезмәте, бердәм диспетчерлык хезмәте белгечләре катнашты.

- Әлеге өйрәнүләр елга ике тапкыр оештырыла. Ул төрле сценарий буенча җаваплы затларның әзерлеген сынауны, төрле гадәттән тыш хәлләрдә дөрес гамәлләр кылуны камилләштерү өчен башкарыла. Бу юлы да өйрәнүләр файдалы һәм оператив төстә үтте, - ди районның террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Татьяна Токмакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев