Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә тернәкләндерүнең техник чараларын прокатлау пункты эшли

Тернәкләндерүнең техник чараларын прокатлау пункты - «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» программасын гамәлгә ашыру кысаларында гамәлгә кертелә торган озак вакытлы карау системасы социаль сервисларының берсе. Аның төп максаты-түләүсез һәм түләүле шартларда гражданнарны реабилитацияләүнең техник чаралары белән вакытлыча тәэмин итү.

Зәй муниципаль районында мондый прокат пункты «Радость» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында ачылды.  Прокат пунктына тернәкләндерү чараларына мохтаҗлар яисә  аларның туганнары мөрәҗәгать итә ала. 

Әгәр өлкән яшьтәге гражданин яки инвалид «Радость» комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы булса, техник тернәкләндерү чараларыннан вакытлыча файдалану аның өчен бушлай була. 

Агымдагы ел башыннан прокат пункты хезмәтләреннән 105 кеше файдаланган. Аларның җидесе өйдә социаль хезмәтләр алучылар һәм вакытлыча файдалануга техник тернәкләндерү чараларын алар бушлай алганнар.

Алар арасында Надежда Петровна да бар. Ул  инсульт кичергәннән соң урын өстендә ята. Әлеге программа нигезендә аңа вакытлыча бушлай файдалануга махсуслаштырылган карават тәкъдим ителгән. Мондый карават авыруның башын күтәртү, өй эчендә күрше бүлмәгә күчерү өчен уңайлы.  Хәзер аның уңайлы позада ризык кабул итү, туганнары белән аралашу, телевизор карау, тәрәзәдән күренешкә соклану мөмкинлеге барлыкка килде. Бу аның кәефен сизелерлек яхшыртты, тернәкләнүгә өмет уятты.

Өйдә социаль хезмәтләр алучы, озак вакытлы карау системасының социаль пакетыннан файдаланучы  Наилә Әхмәтҗан кызы да прокат пункты хезмәтләреннән  файдалана. Ул прокат пунктыннан ходункалар алып фатир буенча ышанычлы хәрәкәт итә.  

Прокат пункты эшчәнлеге нәтиҗәсендә «Радость» үзәгенең өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылары үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләрен саклап калу, эмоциональ иминлеккә ярдәм итү һәм көндәлек тормышка кире интеграцияләнү мөмкинлеге ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев