Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә тавыш бирүләрдә ГРЭС хезмәткәрләре актив катнаша

Бүген Зәйдә шәһәрнең 4нче мәктәбе бинасында урнашкан сайлау участокларына тавыш бирергә килүчеләр хәтта сайлау участогы ачылганчы ук килеп көтеп тордылар. Биредә ике сайлау участогы – 1437 һәм 1438нче номерлылары урнашкан. Мөгаен алар иртәдән үк иң актив тавыш бирү урыннары булгандыр.

1437нче сайлау участогында иң беренче булып шәһәрдәшебез Светлана Радыгина тавыш бирде. ГРЭСта хезмәт куючы шәһәрдәшебез төнге сменадан эштән кайтышлый ук участокка кереп гражданлык бурычын үтәргә карар кылган.
- Һәр сайлау кампаниясендә шулай беренчеләрдән булып килеп тавыш бирәм. Мин гомумән, ил киләчәге өчен җаваплы вакыйгалардан читтә калмыйм. Бүген менә Россия Президентын сайлауларга да киләчәгебезнең якты буласына ышанып килдем, - ди Светлана ханым. 
Әлеге сайлау участогында ГРЭС хезмәткәрләре шактый иде. Алар актив төстә тавыш бирүләрдә катнаша.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев