Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә Татарстанның иң өлкән кешесен 8 Март бәйрәме белән котладылар

Зәй шәһәрендә яшәүче 107 яшьлек Антонина Чижова - Татарстанда иң өлкән кеше.

 Хәзерге вакытта аны кызы Людмила Задера һәм оныклары Любовь, Оксана карап-тәрбияләп торалар.

- Без күршедә, бер ишегалдында яшибез. Әгәр дә әнигә берәр нәрсә кирәк булса, ул кесә телефонына шалтырата һәм мин яки кызларым шунда ук аның янына керәбез. Көненә берничә тапкыр аның янында булабыз. Бездән тыш, аның янына социаль хезмәткәр дә килә, сәламәтлеген участок табибы һәм шәфкать туташы күзәтә, ә хәзер волонтерлар да ярдәм итәчәк, – ди Людмила Задера.

Антонина Михайловна телевизордан яңалыкларны карап бара, сәясәт белән кызыксына, ил башлыкларының барысын да хәтерли. Күңел ачу тапшыруларыннан «Могҗизалар кыры» программасын яратып карый.

Антонина Чижованың кызы Людмила ханымны да бу көнне бәйрәм белән котладылар. Аңа 2 мартта 86 яшь тулган. Ул - педагогик хезмәт ветераны, гомер буе укытучы булып эшләгән.
Өлкәннәрне бәйрәм белән котларга район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Сугышчан бердәмлек» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков, хәрби комиссариат вәкиле Александр Гурьянов, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гүзәл Шәрәфиева, яшьләр үзәге директоры Оксана Артюхова килделәр.
Фото ветераннар советыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев