Зәйдә Татарстанның дүрт шәһәреннән балык тоту буенча ярыштылар
5 апрельдә Зәй елгасы ярында балык тоту буенча «Язгы спиннинг-2026» ярышлары узды.
Турнирны Татарстанның Fishing PROza спорт-һәвәскәр балыкчылар клубы оештырды.
Ярышларда Чаллы, Зәй, Әлмәт һәм Казаннан 20 команда катнашты. Һәр команда ике катнашучыдан торды. Турнир ике этапта узды, аларның һәркайсы икешәр сәгать балык тотты.
Ярышларда төп балык тоту кораллары ультралайт, микроджигинг һәм мормышинг иде. Ярышларда катнашучыларның күбесе алабуга балыгы (окунь) тоткан. Шулай ук судаклар тотучылар да булган.
Зәй елгасы яры буенда искиткеч күңелле атмосфера хөкем сөрде. Катнашучыларның күбесе бу клуб турнирларында беренче тапкыр гына чыгыш ясамый. Ярышларны оештыручылар кунакларны казанда аш пешереп сыйладылар.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча команда зачетында биш призлы урын, шәхси зачетта җиңүчеләр һәм «БигФиш» номинациясе иясе билгеләнде. Бүләкләү тантанасы яшь катнашучыларга бүләкләр тапшырудан башланды: 18 яшькә кадәрге барлык спортчыларга ультралайт өчен җим тартмалары бирелде. Аннары команда һәм шәхси зачетта призлы урыннарны алган җиңүчеләрне, шулай ук «БигФиш» номинациясе лауреатын бүләкләделәр. Ярышларда катнашучыларның барысы да призлар алды.
Фотолар Татарстанның Fishing PROza спорт-һәвәскәр балыкчылар клубыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев