Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә Татарстан журналистлар Союзының җирле бүлеге җитәкчесе «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары белән очрашты

«Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Яхшы очрашулар»(»Классные встречи») дип исемләнгән үзенчәлекле проектны гамәлгә ашыра.

Аның кысаларында бу көннәрдә Татарстан журналистлар Союзының җирле бүлеге җитәкчесе Гөлнара Феофанова укучылар белән очрашты.

Җанлы сөйләшүләр барышында мәктәп укучылары журналист һөнәре турында тирәнрәк белделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Анда журналистның һәр өлкәдә белемле булу мөһимлеге ассызыкланды, чөнки тиз темплар белән үзгәреп торган бу заманда медиа-сферада югары интеллектуаль һөнәр ияләренең кирәклегенә ишарә ясалды. Бу һөнәр ияләре алдында нинди мөмкинлекләр ачылуы да күрсәтелде.

Гөлнара Феофанова журналистлык һөнәрендә үзенең нинди юллар үтүен, яңа алымнарга ничек өйрәнүен сөйләде. Биредә үк ул мастер-класс кысаларында телевизион сюжет эшләнүен дә күрсәтте. Сюжет ясауда укучылар үзләре катнашты, кемдер стендап яздырды, кемдер әңгәмә алды, кемдер текст язды. Эш бик кызыклы барды.

Соңыннан очрашуда катнашучы һәр укучы ТР журналистлар Союзы логотибы төшкән блокнотлар алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев