Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» оешмасының күчмә семинары узды

Бүген Зәйдә «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасының күчмә семинар-киңәшмәсе үткәрелде.

 Делегация составында «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» ветераннар (инвалидлар) Республика иҗтимагый оешмасы комитеты рәисе, республика “Яшьармиячеләр” патриотик штабы җитәкчесе, генерал-майор Александр Бородин, аның урынбасары, полковник Александр Поляков килде.

Делегация Иске Зәй яшьләр үзәгендә, туган як тарихын өйрәнү музеенда булып, патриотик эшчәнлек белән танышты. Кунакларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин озатып йөрде.

Киңәшмәнең пленар өлеше “Без бергә” педагогик-психологик үзәгендә узды. 

Көн тәртибендә Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан  ветераннар оешмасы эшчәнлеге, тарихи хәтерне саклау, тарихны фальсификацияләүгә каршы көрәш һәм яшьләр өчен хәзерге шартларда әхлакый ориентирлар билгеләү темасы күтәрелде. 

 Александр Бородин һәм Александр Поляков Зәй район ветераннар советы, яшьләр белән  патриотик юнәлештәге  эшчәнлекне югары бәяләделәр һәм яшь  буынны ватанпәрвәр итеп тәрбияләүдә керткән өлешләр өчен бер төркем зәйлегә медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырдылар. 

(Тулырак язма газетабызның киләсе санында урын алачак).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев