Зәйдә тарихи мәгънәгә ия мәгълүмат сәгате үтте
28 сентябрьдә Зәйнең Мирный бистәсе мәдәният йортында Россия Федерациясе составына Донецк һәм Луганск халык республикалары, шулай ук Херсонский һәм Запорожский өлкәләре кушылган көнгә багышлап мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Билгеле булганча, 30 сентябрьдә әлеге территорияләрне Россиягә кушу буенча референдум үткәрелде. Анда Донбас һәс Яңа Россия өлкәләре күпчелек тавыш белән хуплау белдерде. Хәзер бу көн илебездә Кушылу көне буларак билгеләп үтелә, быел ул беренче тапкыр уздырыла.
Мирный бистәсе мәдәният йортында уздырылган чарада катнашучылар әлеге территорияләр турында видеофильм карадылар, 8 ел буе биредә яшәүчеләрнең куркыныч астында гомер кичерүләре турында ныклап белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев