Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә сугышчан хәрәкәтләр ветераннары көнен тантаналы митинг белән билгеләп үттеләр

Россиядә ике миллионнан артык кеше хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын йөртә. Аларның күбесе-Бөек Ватан сугышыннан соң әле тегендә, әле монда килеп чыккан хәрби конфликтларда катнашучылар.

Кичә  зәйлеләр, кулларына корал тотып, төрле елларда ил мәнфәгатьләрен яклаучыларга хөрмәт күрсәтү өчен, Азатлык  китерүче солдат  һәйкәле янына җыелдылар. 

Тантаналы митинг район хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру бүлеге җитәкчесе Александр Гурьянов чыгышы белән башланып китте.

“Без ил иминлеген саклаучыларның барысын да истә тотарга, хөрмәт итәргә һәм батырлыклары белән горурланырга тиешбез. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар үз бурычларын намус белән үтәүләрен дәвам итәләр. Без - җиңүчеләр буыны, һәм бу патриотик хисләр  яшьләребезгә дә сеңсен.  Җиңү һәрвакыт безнең кулда булды һәм булачак, -  дип ассызыклады ул. 

Россиядә сугышчан хәрәкәтләр ветераннары көне «Сугышчан бердәмлек» иҗтимагый оешмасы инициативасы белән 2009 елдан бирле билгеләп үтелә. 

Чарада Әфган сугышы ветераны, «Гвардия» эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоров чыгыш ясады. Ул Бөек Ватан сугышы чорында дошман ударын беренче булып кабул иткән чик сакчыларының батырлыгын искә алды һәм махсус хәрби операциядәгеләрнең  исән-имин өйләренә кайтуларын теләде.

— Һәрвакыт илебезне батыр кешеләр яклады, - дип өстәде Зәй районы ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев.  

Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мәңгелек ут каршына  чәчәкләр салдылар.

фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев