Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә сугыш ветераны булган хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котладылар

Бүген Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов хатын-кыз Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булды.

Алар Зәебездә икәү – Анна Моисеева һәм Валентина Лыкова.

Разиф Кәримов район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев белән берлектә ветераннарыбызга чәчәк бәйләме, бүләкләр белән килде. Ул мөхтәрәм затларны Халыкара хатын-кызлар көне якынлашу уңаеннан тәбрик итте.

- Сез безнең хөрмәле хатын-кызларыбыз. Сез - хатын-кыз, ана буларак, дөньяны ямьләвегез өстенә илебез азатлыгы өчен дә тиңдәшсез батырлык үрнәге күрсәткән затлар. Сәламәтлек, имин көннәр телибез үзегезгә, - диде ул, тәбрикләү сүзләрен җиткереп.
Мөхтәрәм затларның үзләренә күрсәтелгән хөрмәттән күңелләре булды.

Илнар Идиятов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев