Зәйдә суда чак кына батмый калган малайны коткарганнар
Бу вакыйга Дала Зәе елгасы буенда булган.
Дала Зәе елгасында батып баручы 13 яшьлек малайны коткарганнар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 112 телефон номерына баланың суга тончыгуы һәм сулыктан вакытында чыгарылуы турында хәбәр килгән.
Ачыкланганча, шаһитлар суда 13 яшьлек малайның тончыгуын күргәннәр. Аны коткарып кала алганнар.
"Зыян күргән баланы ашыгыч медицина ярдәме бригадасы табиблары карады. Малайны тирәнтен тикшерү өчен Зәй район үзәк дәваханәсенә китерделәр", - дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев