Зәйдә су коену сезоны башланыр алдыннан куркынычсызлык чаралары барланды
Бүген Зәйдә район башкарма комитеты каршында эшләүче гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча комиссия утырышында төп тема җәйге чорда сулыклардагы куркынычсызлык чаралары турында барды. Билгеле булганча 1 июньнән коену сезоны башлана, Зәй районында санкцияләнгән су коену урыны Иске Зәй бистәсендәге заманча җиһазландырылган яр буе.
“Җәйге чор халыкның табигатьтә актив ял чоры, бигрәк тә эссе көннәрдә кешеләр су коену өчен сулыкларга килә. Хәзер безгә су аквоторияләрендә бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен актив төстә аңлату эшләре алып бару бик мөһим. Чөнки җиһазландырылмаган урыннарда су коенуның аяныч тәмамлану ихтималы бик зур. Соңгы биш ел эчендә район территориясендәге сулыкларда коенганда 4 кешенең үлем очраклары билгеле, шуларның икесе спиртлы эчемлек кулланган хәлдә суга керүчеләр. Ә әти-әниләрдән балаларга игътибарлы булу сорала, аларның бәхетсезлек очракларына юлыкмавы безнең өлкәннәрнең контроленә, даими кисәтеп торуына бәйле”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Эмиль Галеев.
Утырышта шәһәр территориясендәге сулыклар буенча мәгълүматны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Павлова бирде. Санкцияләнгән пляж урыны Иске Зәй бистәсе яр буенда гына булса да, кызганыч, кешеләр ГРЭС янәшәсендәге сусаклагычта, өченче Бөгелдедәге карьер күлләрендә һәм башка сулыкларда коеналар, ә бу бәхетсезлек очраклары килеп чыгу белән куркыныч.
- Чөнки ул урыннарның беренчедән су төпләре нинди булуы билгесез, икенчедән алар җиһазландырылмаган һәм махсус коткаручылар кизү торуы юк, - ди Наталья Павлова.
Ә мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Миләүшә Вәлиәхмәтова әти-әниләргә балаларына даими төстә игътибарлы булу өчен инструкцияләр бирелүе, аңлату эшләре алып барылуы хакында белдерде.
“Моннан тыш, без уку елы дәвамында спорт идарәсе белән берлектә балаларны махсус программа нигезендә “Дулкын” бассейнында йөзәргә өйрәтүне оештырдык. Ә йөзә белгән баланың сулыкларда үзен тотуы ышанычлырак2, - дип ассызыклады ул .
Сөйләшүләр барышында гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре, полиция, янгын куркынычсызлыгына кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Сулыкларның санитар торышы буенча да сүз булды.
“Иске Зәй бистәсендәге су коену урыныннан без проба алып тикшердек, су тиешле нормативларга туры килә. Мондый тикшерүләр су коену сезоны дәвамында башкарылачак”, - диде Роспотребнадзорның санитар-гигиена таләпләре буенча җаваплысы Ринат Насыйбуллин.
Шунысы мөһим, тиеш булмаган урыннарда су коенуны тыю максатында махсус белдерүләр эленгән такталар куела, бу кисәтүгә һәркемнең игътибарлы булуы кирәк. Исәнлек һәм саулык һәрберебезнең гамәлләренә бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев