Зәйдә студентларны “Гвардия” хәрби-патриотик клубына чакыралар
11 сентябрьдә «Гвардия» хәрби-патриотик клубы әгъзалары Зәй политехник көллиятенең беренче курс студентлары белән очраштылар
“Гвардиялеләр” студентларны клуб эшчәнлегенең юнәлешләре, казу-эзләнү экспедицияләре, эзтабарлар отрядының хезмәт көннәре һәм һәр экспедициягә әзерлекнең ничек алып барылуы турында сөйләделәр. Студентларга эзтабарлар эшчәнлеге турында фильм тәкъдим ителде.
.jpg)
“Гвардия” клубы җитәкчесе Виктор Никифоров барлык теләүчеләрне хәрби-патриотик клубка кушылырга чакырды.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев