Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә студентлар отряды штабына яңа җитәкче сайланды

Зәй районы студентлар отрядлары штабының яңа комиссары итеп Анна Лодвикова билгеләнде.

25 октябрьдә Зәйнең “Дуслык”  яшьләр үзәгендә район студентлар отрядлары штабының хисап-сайлау конференциясе булды. 

Конференциядә гамәлдәге командирлар составы бер ел эчендә башкарылган эшләр турында хисап бирделәр. Башкарылган эшләр күп,  отрядлар зур җиңүләргә ирештеләр, күп кенә проектларны тормышка ашырдылар һәм үсеш өчен яңа офыклар ачтылар. 

Штаб җитәкчесе һәм отрядлар командирлары булырга дәгъва кылучылар исә  үз өсләренә җаваплылык алырга һәм командаларны яңа казанышларга алып барырга әзер булуларын исбатлап, үз күзаллауларын һәм стратегияләрен ышанычлы рәвештә тәкъдим иттеләр. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Зәй районы студентлар отрядлары штабының яңа комиссары итеп Анна Лодвикова сайланды. Шулай ук отрядларның яңа командирлары билгеләнде. Тантаналы шартларда яңа лидерларга  аерым күкрәк билгеләре тапшырылды.

фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев