Зәйдә студентлар отрядларының яңа җитәкчеләрен билгеләделәр
Алар Зәй политехник көллияте студентлары булды.
5 декабрьдә политехник көллияттә Зәй студентлар отрядлары штабының хисап-сайлау җыелышы булып узды. Отрядларның команда составлары 2024 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар.
Район студентлар отрядлары штабы командиры Аделия Борһанова үз вәкаләтләрен Зәйнең яшь активистларына тапшырды.
Штабның яңа командиры итеп Ксения Данилова, ә штаб комиссары итеп Дарья Багурина билгеләнде. Матбугат хезмәте җитәкчесе Виктория Романова булды.
Фотолар район яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев