Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйдә “Соңгы кыңгырау” чаралары (бәйрәмнән фоторепортаж)

Бүген Зәй районы мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгыраулар чыңлады. Быел районыбыз мәктәпләрендә 115 укучы унберенчене һәм 486 укучы тугызынчы сыйныфны тәмамлыйлар. Истәлекле чараларда бүген аларга олы тормыш юлына фатиха бирелде.

Зәй муниципаль районы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен «Соңгы кыңгырау» тантаналы чараларында  район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галеев, мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст  Сәфәргалиев, районның җитәкчелек составы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Бәйрәм кунаклары чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең потенциалын тормышка ашыруларын, энергия һәм талант туган республикабыз һәм бөтен Россия файдасына хезмәт итсен өчен тормышта зур үрләр яулауларын теләделәр.
Шәһәрнең 4нче мәктәбендәге “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә район башлыгы Разиф Кәримов килгән иде. Ул чыгырылыш укучыларына, әти-әниләргә, педагогларга изге теләкләрне җиткерде.
- Соңгы кыңгырау - укуны тәмамлау символы, ул бер үк вакытта күңелле һәм моңсу бәйрәм. Кадерле укучылар,  сез мәктәптә  кирәкле белемнәр алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны һәм ышануларыгызны якларга өйрәндегез. Бу бәяләп бетергесез капитал, ул сезгә тормышның барлык сынауларын җиңәргә ярдәм итәчәк.  Хөрмәтле укытучылар!  Сезгә – яшь буынга белем алырга ярдәм иткән, кешелекнең иң мөһим кыйммәтләренә - игелеккә, ярдәмгә, дуслыкка һәм гаделлеккә өйрәткәнегез өчен аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Хөрмәтле укытучыларыбызның риясыз һәм фидакарь хезмәте аркасында без Зәйдә һәм республикада белем бирүнең югары дәрәҗәсе һәм сыйфаты белән хаклы рәвештә горурлана алабыз. Киләчәктә сезнең укучыларыгыз туган Татарстанга дан китерерләр һәм аннан чит өлкәләрдә дә танылырлар дип ышанам! Хөрмәтле әти-әниләр! Мәктәп тормышы дәвамында, аеруча соңгы уку елында, сез балаларыгыз янында булдыгыз һәм аларга ярдәм иттегез. Алар сезнең өметләрегезне акласыннар, бәхетле, сәламәт һәм уңышлы булсыннар!, - диде район башлыгы. 
Разиф Галиевич райондагы “Беренчеләр хәрәкәте” башында торучы актив егет Максим Бурмистровка Рәхмәт хаты тапшырды. 
Район мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев та чыгырылыш укучыларына, педагогларга, әти-әниләргә үз теләкләрен юллады. Ә мәктәп директоры Альбина Ларина быелгы чыгарылышның аеруча дустанә, мәрхәмәтле гамәлләргә бердәм булуын, әти-әниләрнең балаларга һәрчак беренче ярдәмчеләр икәнен ассызыклады. Һәм тантаналы төстә 22 чыгарылыш сыйныф укучысының имтиханнарга юллама алуын белдерде.
“Нинди генә өлкәдә эшләсәгез дә, сез укытучыларыгызның һәм әти-әниләрегезнең ышанычын акларсыз дип ышанам, алар уку еллары дәвамында сезнең янда булдылар, сезгә үсәргә ярдәм иттеләр, кайгырттылар, үзләренең рухи көчләрен бирделәр, белемнәрен һәм тәҗрибәләрен тапшырдылар, җиңәргә өйрәттеләр. Бүген без сезгә зур өмет белән карыйбыз һәм сез үз потенциалыгызны тормышка ашыра алырсыз, тормышыгызда зур биеклекләргә ирешерсез дип ышанабыз” – диде ул.
4нче мәктәпнең чыгарылыш укучылары сыйныф җитәкчесе Любовь Ивановна Будрина. Аның инде әлеге балалары педагоглык хезмәт дәверендә бишенче чыгарылышы икән.
“Һәр чыгарылыш үзенчә дулкынландыргыч, үзенчәлекле. Инде бишенче сыйныфтан алып һәрчак янәшәмдә булган балаларның үсеп җитеп, олы тормыш юлына атлауларын күрү куанычлы да, моңсу да. Мин аларга бары куйган максатларына ирешүләрен телим”, - дип елмайды ул. 
22 чыгарылыш сыйныф укучысының икесе – Руслан Ганиев белән Рифат Шәмсетдинов көмеш медальгә дәгъва итәләр. 
“Улымның мәктәптәге еллардагы кебек алга таба да тырыш булып, үз максатына туры баруына шигем юк. Ходай саулыктан аермасын”, - дип фикерләре белән уртаклашты Рифатның әнисе, үзәк дәваханә табибы Резидә Вәлиуллина. 

Чыгарылыш укучылары арасында спортта үзен танытканнар да бар. Араларыннан Даниил Павлов каратэ буенча спорт мастерлыгына кандидат. Үҗәт, тырыш егет алга таба һөнәр юлын медицина өлкәсе белән бәйләргә уйлый. 

«Спорт белән физик яктан чыныгып үсү һәръяклап формада тотарга өйрәтте. Сәламәтлек сагы тармагындагы  һөнәр өчен дә бу ярдәм итәр, дип уйлыйм»,- ди Даниил.
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме исә ата-аналар тарафыннан әзерләнгән үзенчәлекле театрлаштырылган тамаша, җыр-биюләр, вальс белән аралашып дәвам итте. 
Ә алда  - чыгарылыш имтиханнары һәм олы тормыш юлы. Мәктәптәге соңгы кыңгырау чыңы аларны зур уңышларга ымсындырып озата барсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев