Зәйдә соңгы атнада 9 мошенниклык очрагына юлыгучы теркәлгән
Зәй эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 18-24 сентябрьдә төрле хокук бозулар турында дежур бүлеккә 120 гариза кергән. Шуларның икесе урлашу, берсе кыйнау, тугызы мошенниклык очрагы белән бәйле.
Кырыгалдарлар зәйлеләрне ике очракта «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетны ватып мошенниклык гамәле кылганнар.
19 сентябрь көнне 39 яшьлек ханымның 84 мең сум акчасын куркынычсыз счетка күчерәбез, дип үзләштергәннәр. Ә 20 сентябрь көнне 79 яшьлек хатын-кызның банктагы акчаларын иминиятләштерәбез, дип 13 мең сум акчасын алганнар.
4 очракта зәйлеләрне туганнары юл һәлакәтенә очраган, дип алдау факты бар. Икесендә зыян күрүчеләр тиз арада эчке эшләр бүлеге дежур частенә шалтыратканнар, ә ике очракта мошенниклар кулына 100 әр мең сум биргәннәр.
Тагын бер очракта 70 яшьлек хатын-кыз Сбербанк картасыннан кырыгалдарларга 58900 сум акчасын күчергән.
Һәр мошенниклык гамәле буенча да тикшерү эшләре бара. Әмма полиция хезмәткәрләре мондый алдануларга бармаска, шикле шалтыратулар булганда тиз арада туганыгызга яки полициягә хәбәр салырга киңәш итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев