Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә социаль хезмәтләр алучылар белән мастер-класс узды

«Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә тәрбияләнүчеләр өчен шәһәрнең бер эре сәүдә челтәре чаралар оештыруны күркәм традициягә әверелдерде.

Чираттагы очрашу Май чабу бәйрәменә багышланды. Чарада катнашучылар өчен кызыклы күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Анда саклагыч-курчак ясау буенча мастер-класс үткәрелде, концерт программасы һәм бәйрәмнең төп символы - коймак белән чәй эчү дә каралган иде.

Мастер-класс башланыр алдыннан алып баручы саклагыч-курчакның тарихы турында сөйләде. Бу мәгълүмат катнашучыларга иҗат процессына тирәнрәк чумарга һәм тарих белән бәйләнешне тоярга ярдәм итте.

 Һәр катнашучыга кирәкле материаллар җыелмасы - тукыма, җепләр һәм декоратив элементлар бирелде. Кибет хезмәткәрләре төеннәр бәйләү кебек гади хәрәкәтләрдән башлап курчакның ничек ясалуын җентекләп күрсәттеләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чараны оештыручылар һәр катнашучының индивидуаль үзенчәлекләренә аерым игътибар бирделәр.  Дәрес  ахырына һәр катнашучы үзенең уникаль курчагын булдырды.

 “Мастер-класс тәмле ризыклар белән чәй табыны артында дәвам итте. Бу мастер-класс яңа һөнәргә өйрәнү мөмкинлеге генә түгел, ә бер аралашу, күңел ачу бәйрәме дә булды”, - ди бүлек мөдире Валентина Каменская.

Фото үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев