Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бүләкләргә ия булдылар

Бүген Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында бәйрәм чарасы узды.

Район башлыгы социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, башкарган игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Котлауларга район социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина да кушылды.

— Безнең хезмәттә очраклы кешеләр була алмый. Социаль хезмәткәрләр үзләрен башкаларның проблемаларын хәл итүгә багышлый, аеруча мохтаҗлар — өлкәннәр, балалар, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, ветераннар һәм инвалидларга ярдәм кулы суза. Шуңа күрә бездә кеше хәленә керә белгән, игелекле, олы йөрәкле кешеләр хезмәт куя, — диде ул, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп.

Шулай ук социаль хезмәткәрләрне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов видеомөрәҗәгать аша һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Депутат ярдәмчесе Гөлнара Феофанова «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге директоры Людмила Симоновага һәм «Шатлык» социаль тернәкләндерү үзәге директоры Гүзәлия Курбатовага Рәхмәт хатлары тапшырды. Дистанцион рәвештә котлауларга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Нефедов та кушылды.

Социаль хезмәткәрләр тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Зәй районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Төрле конкурсларда җиңүчеләр дә лаеклы бүләкләр алды.

Социаль хезмәткәрләрне «Мирас» вокаль-хореография ансамбле, Александра Шишмагаева, Салават Шәрәфиев һәм Александр Шамов иҗади номерлары белән сөендерделәр, шулай ук «Радость» үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар да үзләренең бүләкләрен тапшырдылар.

Тулырак язманы «Зәй офыклары» газетасының киләсе санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев