Зәйдә социаль хезмәткәрләр 80 яшьтән өлкәнрәкләрнең өйләренә барып, хәлләрен белешәләр
Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге 2026 елның 25 февраленнән башлап, 80 яшькә һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарда өйләренә барып аларның яшәү рәвеше белән таныша.
Бу чара "Өлкән буын" федераль проекты кысаларында "Гаилә" илкүләм поектының бер өлеше буларак башкарыла.
Өлкәннәрнең өйләренә барып яшәү рәвешләре белән танышуның максаты –сәламәтлек торышы нәтиҗәсендә үз-үзен карый алмау сәләтен югалткан өлкән яшьтәге кешеләрне үз вакытында ачыклау.
Үзәк белгечләре визит барышында пенсионерларның социаль хезмәткә, шул исәптән озак вакытлы карауга мохтаҗлыкларын бәялиләр; гражданнарны социаль ярдәмгә мохтаҗ дип тану тәртибен, өйдә һәм стационарда хезмәт күрсәтү шартларын аңлаталар. Аерым игътибар аралашуга юнәлдерелә. Кешенең көнкүреш эшләре белән ничек көйләнгәнен, ярдәм бармы, түләүләр вакытында киләме, гражданның нинди шартларда яшәвен ачыклыйлар.
“Әгәр туганнарының мәшгуль булуы яки ерак булуы ачыкланса һәм тәрбияләүне тәэмин итә алмасалар, белгечләр социаль хезмәткәр хезмәтләрен тәкъдим итә һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү шартлары буенча консультацияләр бирә. Өстәмә рәвештә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелә: өлкән яшьтәге гражданнарга көнкүреш приборларын, газ һәм мич җиһазларын куллану кагыйдәләрен искә төшерәбез, автоном янгын хәбәрчеләренең эшкә яраклылыгын тикшерәбез, ашыгыч хезмәтләр контактларын актуальләштерәбез”, - ди социаль белгечләр.
Фотолар үзәктән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев