Зәйдә социаль хезмәт алучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйлар
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кыз роленең мөһимлеген ассызыклап, әниләргә, апаларга, дус кызларга һәм хезмәттәшләргә рәхмәт белдерү кабул ителгән.
4 март көнне Зәй шәһәренең «Радость» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре «Россия хатын – кызлары - гүзәллек һәм көч!» дип аталган чара үткәрделәр. Анда үзәктә социаль ярдәм алучы әниләр килгән иде. Биредә хатын-кызның матурлыгы, назлылыгы һәм көче символына әверелгән бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр. Төрле бәйгеләр һәм уеннар оештырылды. Кичә оригиналь бүләк ясау буенча иҗади мастер-класс белән тәмамланды. Һәр әни балалар куллары белән яратып ясалган уникаль сувенир алды.
фото социаль үзәктән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев